Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә Татарстанда йортлар янында тавыш бирү өчен участоклар үз эшен төгәлләячәк

Йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 111 меңнән артык кешесе файдаланган.

Иртәгә Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар ябыла. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. "Бу чорда татарстанлылар илнең төп документын ачык һавада оештырылган участокларда — йорт яны территориясендә махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда үзгәртүгә карата үз фикерләрен белдерә ала", — диелә хәбәрдә. 

Татарстанда барлыгы шундый 430га якын мәйданчык оештырылган. «Безнең гражданнарга мондый тавыш бирү ысулы бик ошый. Мондый мөмкинлектән 92 мең 430 татарстанлы файдаланган. Әлеге автобусларда, чатырларда һәм йорт яны территориясендә тавыш бирү 30 июньдә тәмамлана, чөнки 1 июльдә үк без тавыш бирү өчен участокларда гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр иткән кешеләр моны өйдә эшли алачак», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев