Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 11 бала һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 11 бала һәлак булды

ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Көзге каникул вакытында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы башлана. Ул 2 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 

Белгечләр әйтүенчә, бу чара балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен, анда зыян күрүчеләр санын профилактикалауга юнәлдерелә.

2025 елның 9 аенда республикада 359 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 11 баланың гомере өзелде, 390ы төрле җәрәхәтләр алды. Әгерҗедәге авариядә ике бала һәлак булды. 

Чаллыда исә агымдагы елның 9 аенда балалар катнашында 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда 71 бала зыян күрде. 30 бала җәяүле сыйфатында һәлакәткә юлыккан, 13ендә балигъ булмаганнар саксызлыклары аркасында төрле җәрәхәтләр алды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дтп профилактика балалар үлеме

Нет комментариев