Руслан Кираметдинов кайгы кичерә
Бик якын дусты һәлак булды.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов һәм аның концерт директоры Айдар Сәфәргалин авыр кайгы кичерә. Бүген аларның якын дуслары Марс бакыйлыкка күчте.
"Урының оҗмахта булсын, дустым. Без сине онытмабыз", - дип язды Руслан Кираметдинов.
Айдар Сәфәргалин Марсның вакытсыз үлем сәбәбен әйтте:
"Якын дустыбыз юл-транспорт һәлакәтендә баласы белән бергә һәлак булды. Бик авыр хәл. Әлегә соңгы юлга озату вакыты төгәл билгеле түгел. Якынча мәгълүматлар буенча 13 октябрьдә Әгерҗедә хушлашырбыз", - дип хәбәр итте Айдар Сәфәргалин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев