Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Изге җирдә - изге гамәл

Россия төркемендә Татарстаннан хаҗ кылырга баручылар кичә Мәккәдә үзләре яши торган Al-Burhan Pearl кунакханәсе тирәсен җыештырырга чыкканнар. ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, тәкъдимне хаҗ кылучылар үзләре җиткергән, ә ТР МДН вәкилләре әлеге изге акциядә оештыручылар гына булган, дип хәбәр итә РИА "Новости". "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат...

Россия төркемендә Татарстаннан хаҗ кылырга баручылар кичә Мәккәдә үзләре яши торган Al-Burhan Pearl кунакханәсе тирәсен җыештырырга чыкканнар. ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, тәкъдимне хаҗ кылучылар үзләре җиткергән, ә ТР МДН вәкилләре әлеге изге акциядә оештыручылар гына булган, дип хәбәр итә РИА "Новости". "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә кунакханәдә хезмәт күрсәтүчеләр дә, урамдагы кешеләр дә шушындый акцияне Мәккәдә беренче тапкыр күрүләрен җиткергәннәр. "Гадәттә, хаҗ кылучылар гыйбадәт кылу белән мәшгуль, шуңа үзләре тирәсендә барлыкка килгән чүп-чарга игътибар итмиләр", - дип белдергән Мәккә шәһәрендә яшәүче Мөхәммәт. Россия төркемендә Татарстаннан хаҗ кылучылар җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин: "Мөгаен хаҗ кылу тарихында беренче тапкыр шундый дустанә рәвештә Мәккә урамнарын җыештырырга чыкканнардыр ", дип билгеләп үткән. "Изге җирләрне җыештыру - һәр мөселманның бурычы, дип саныйбыз. Без Азизия районында яшибез. Безнең төркемнең бар кешесе кунакханә тирәләрен һәм чүп-чар булган башка урамнарны җыештыруда катнашты. Хаҗ кылу көннәреннән соң Мәккә бик пычранып кала, шуңа да бу эш кирәк. Изге җирләрдә чисталык булдыруда катнашу һәр мөселман өчен горурлык, савап", дип аңлаткан агетлык әңгәмәдәше. Әлеге акциядә катнашкан Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ) президенты Марат Кабаев: "Һәрвакыт үзебездән соң нәрсә каласын уйларга кирәк. Иң мөһиме - синнән соң чисталык калырга тиеш",- дип саный. Акциядә катнашучы икенче берәү - 70 яшьлек Рәсим Алтунов, әлеге изге эштә катнашуын кешеләргә бездән соң яхшы булсын, чисталык калсын, дип чыктым дип аңлаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев