Чаллыда җылылык торбаларын сынауның 3нче этабы бара.
Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынау дәвам итә. Аларның өченче этабы тәмамланып килә. Кайбер йортларга кайнар су вакытаннан алда бирелә башлады.
24 июльдә 10-11нче, 16нчы, 41нче, 43нче комплексларның барлык объектларына, 40/03 йортына, 9нчы комплексның кайбер йортлары кайнар сулы булды.
205 йортның 65енә кайнар су вакытыннан алда бирелде.
Нет комментариев