Камада балык тотканда көймәләре әйләнеп капланган әтиле-уллы балыкчыларны коткарганнар
Бүген иртән коткаручыларга Түбән Камада дамбадан 700 метр ераклыкта суда әйләнеп капланган көймәгә ике ир-атның ябышып торуы турында хәбәр килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әтисе белән улы балык тотарга килгән, кайсыдыр мизгелдә алар утырган резин көймә әйләнеп капланган һәм бата башлаганнар.
Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре һава мендәрендәге «Хивус-6» көймәсендә балыкчылар янына килгән һәм аларны судан чыгарып, яр буена илткән.
52 яшьлек ир-ат һәм аның 25 яшьлек улы табиблар ярдәменнән баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев