Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-мастер» командасы төп көндәшен игълан итте

«Ефәк юлы» 6 июльдә Әстерханда башланып, 16 июльдә Мәскәүдә төгәлләнәчәк.

Бүген «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы машиналары барлык техник һәм административ тикшерүләрне узды һәм аларга «Ефәк юлы» ралли-рейдында катнашырга рөхсәт ителде. Йөк машинасы белән раллиның гамәлдәге чемпионы Дмитрий Сотников, шулай ук Эдуард Николаев һәм Сергей Куприянов идарә итәчәк. 

«Тикшерү узганда кыенлыклар килеп чыкмады. Машиналар техник таләпләргә җавап бирә. Без административ һәм техник тикшерүләр өчен кәгазьләрне алдан ук тутырдык, бу техник комиссарлар һәм безгә эшне җиңеләйтә. Ярышта көрәш киеренке булачак. Хәтта күнекмәләр вакытында да без бер-беребезне секундлар өчен көрәшергә мәҗбүр итәбез. Секунд угы – төп көндәш», - диде Чаллы командасы узышчысы Андрей Каргинов.

«Ефәк юлы» 6 июльдә Әстерханда башланып, 16 июльдә Мәскәүдә төгәлләнәчәк. Ралли-рейдның гомуми озынлыгы – 4380 километр, шуның 2800 километрын махсус участоклар тәшкил итә.

фото: https://store.kamazmaster.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт камаз мастер