Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» командасына - 35!

Спортчыларны юбилейлары белән котларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.

Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасына 35 ел тулды. Ул Чаллы гына түгел, бөтен Россия горурлыгы. Владимир Чагин, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников... талантлы узышчылар исемлеген дәвам итәргә була. Шунысы мәгълүм: алар дөньякүләмендә танылды. 

"КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар" раллиенда тәүге тапкыр 1990 елда катнаша. 6 елдан соң беренче җиңүгә ирешәләр. Узышларда барлыгы 31 тапкыр катнашалар. 19 призлы урын яулыйлар. "КАМАЗ-Мастер" тарихы турыннда тулырак монда язылган.

"КАМАЗ-Мастер" командасын юбилее белән котларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. "Команданы, анда хезмәт куючыларны, автомобильләрне яратам. Без булдырабыз", - диде ул. Алдынгы хезмәткәрләргә медаль һәм рәхмәт хатлары тапшырды. 

Чаллы хакимияте фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев