Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"КамАЗ-мастер" ярышларда һәрвакыт Татарстан әләмен күтәрә

Казанда "КамАЗ-мастер" такымы белән матбугат очрашуы үтте. Азатлыкның Татарстан әләме турындагы соравын җаваплап такым җитәкчесе Владимир Чагин "Без Татарстаннан булуыбыз белән горурланабыз, һәрвакыт ярышларда Русиянеке белән бергә Татарстан әләмен дә күтәрәбез", диде. "КамАЗ-мастер" узышчылары белән матбугат очрашуы "Дакар-2017" ярышында Татарстан такымының җиңеп кайту хөрмәтенә оештырылган иде. Иң элек журналистларга КамАЗларның...

Казанда "КамАЗ-мастер" такымы белән матбугат очрашуы үтте. Азатлыкның Татарстан әләме турындагы соравын җаваплап такым җитәкчесе Владимир Чагин "Без Татарстаннан булуыбыз белән горурланабыз, һәрвакыт ярышларда Русиянеке белән бергә Татарстан әләмен дә күтәрәбез", диде.

"КамАЗ-мастер" узышчылары белән матбугат очрашуы "Дакар-2017" ярышында Татарстан такымының җиңеп кайту хөрмәтенә оештырылган иде. Иң элек журналистларга КамАЗларның башка ил машиналары белән ярышы, җиңү мизгелләреннән видео өзекләр күрсәтелде. Сораулар бирү вакытында Азатлык хәбәрчесе "КамАЗ-мастер" такымы җитәкчесе Владимир Чагиннан, "КамАЗ" - Татарстан символы, сез ярышларда һәрвакы Татарстан әләмен күтәрәсезме?" дип кызыксынды.

"Без Татарстаннан булуыбыз белән горурланабыз. Инде Русиядә дә Татарстанның спортта алдынгы төбәк икәнен таныйлар. Казан - илнең спорт башкаласы санала. Игътибар итсәгез, Дакар видеосында да күренде, җиңү вакытларында, гомумән халыкара ярышларда җиңүче машина кабинасына Русия әләмен дә, Татарстан әләмен дә эләбез", диде Владимир Чагин.

Чагин 90нчы елларда Татарстанны белмәүләрен дә искә төшерде. Ул вакытта Европада КамАЗ сүзен дә авырлык белән әйткәннәр икән.

"Әле Европа берлеге булмаган вакытта, Европа илләре арасында чикләр бар иде. Без Африкага ярышка барабыз, Франция-Испания чиген үткәндә таможня хезмәткәрләре Русиянеке булган өч йөк машинасы узып китте дип кенә язган. Алар КамАЗны ул вакытта исемен дә, үзен дә белмәгәннәр. Әлеге вакыйгалардан соң күп вакытлар үтте, бүген КамАЗның Татарстанныкы булуын беләләр. Безнең такым ярышларда күбрәк җиңгән саен читтә республиканың даны арта", диде Азатлыкка Владимир Чагин.

Быел "КамАЗ-мастер" такымына 28 ел тула. Шул вакыт эчендә өч буын узышчылар алышынган, әле дә яңа кешеләр килү дәвам итә икән. Владимир әфәнде икенче буыннан чыккан йөртүче санала. 2011 елдан узышларда катнашмый, такым белән җиткәчелек итә. Аның сүзләренчә, КамАЗлар алга таба да дөньякүләм ярышларда катнашырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X