КАМАЗда өч меңнән артык кеше вакцина ясаткан
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда өч меңнән артык кеше вакцина ясаткан

Автогигантта мөмкин кадәр күбрәк кешегә прививка ясатып, коллектив иммунитет булдырырга планлаштыралар.

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә коронавируска каршы “Спутник V” препаратының беренче компонентын 3188 хезмәткәр алган. 2084 кеше икенче компанентын  да ясаткан. Автогигантта мөмкин кадәр күбрәк кешегә прививка ясатып, коллектив иммунитет булдырырга планлаштыралар. 5нче һәм 9нчы хастаханәләрнең фельдшерлары заводларның тиешенчә җиһазландырылган медпунктларына килеп теләгән кешеләргә прививка ясыйлар. Автогигантның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, предприятиедә вакцина ясатырга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Фото: Виталий ЗУДИН
Источник: https://vestikamaza.ru/posts/privivka_ne_othodya_ot_rabochego_mesta_kak_prohodit_vakczinacziya_personala_na_kamaze/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев