«КАМАЗ»да хезмәт хаклары арта
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»да хезмәт хаклары арта

Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте.

 «КАМАЗ»да 5,2% хезмәт хаклары артачак. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте. “Компания җитәкчелеге, завод хезмәткәрләренең социаль иминлеген тәэмин итү өчен, тариф һәм окладларны билгеләнгән вакыттан алдарак арттыру турында карар кабул итте”, - дип белдерде ул. Шул рәвешле эшчеләр планда каралганча агымдагы елның июленнән түгел, ә инде майдан ук күбрәк хезмәт хакы ала башлячак.
фото: https://kamaz.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


камаз завод предприятие

Нет комментариев