Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Карантин режимын бозган өчен җәза чарасы көчәйтелә: миллин сумга кадәр штраф яный

Россия Федерациясе Хөкүмәте карантинны бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында төзәтмәләрне хуплаган. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин вице-премьерлар катнашында үткәрелгән киңәшмәдә белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

“Хәзер безнең төп бурыч – вирус таралуны ничек тә киметү”,– дигән Министрлар Кабинеты башлыгы.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына мондыйрак төзәтмәләр кертеләчәк: кемдер өйдә утыру режимын бозу аркасында берәрсенә чир йоктырып, бу чир әлеге кешенең үлеменә китерсә, штраф күләме 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр (гади кешеләр өчен), вазифаи затлар өчен – ярты миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк. Тирә-юньдәгеләргә зыян китерердәй гамәл кылган (әйтик, карантинда утырырга тиеш булса да, өеннән чыккан) гражданнарга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик зат гамәле кемнеңдер үлеменә китерә икән, аңа бер миллион сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Коронавирус “фронты”на кагылышлы тагын бер яңалык: Михаил Мишустин төбәкләр губернаторларына Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә коронавируска каршы күрелә торган катгый чараларны (анда хәзер урамда махсус пропусклар белән генә йөрү рөхсәт ителәчәк) төбәкләргә дә кертү мөмкинлеген карарга чакырган.

 

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: 24warez.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев