Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан судында эвакуация. Биредә Илназ Галәвиев эше карала иде.

Сәбәбе нидә икән?

Суд утырышы кызган чагында кинәт туктатылды. Эвакуация игълан ителде. Татарстанның Югары судыннан бөтен кешеләрне дә урамга чыгардылар. Урынга кинологлар килеп җитте. Белгечләрбелдерүенчә, янгын сигнализациясе кабынган. 

Шунысы игътибарга лаек: бүген нәкъ әлеге судта Казан гимназиясендә атыш оештырган 20 яшьлек Илназ Галәвиев эше карала башлаган иде. Ул җинаять кодексының 4 маддәсе (кеше үтерүдә, ике һәм аннан күбрәк кеше (шул исәптән кече яшьтәгеләрне) үтерергә теләүдә, шартлаткыч матдәләр, җайланмалар ясауда һәм саклауда, кеше милкенә зыян китерү һәм юк итүдә) гаепләнә.

Аның һөҗүме нәтиҗәсендә узган ел 9 кеше һәлак булды. Шуларның 7се - балалар. Аңа бүген Татарстанның Югары судында хөкем карары чыгарырга тиеш иделәр. Хокук белгечләре әйтүенчә, аңа гомерлек төрмә яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять