Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда коронавируслы килеш игезәк кызлар тапкан ханымның хәле ничек?

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары коронавирус инфекциясе белән авырган хатын-кызны һәм тумыштан пневмония белән дөньяга килгән аның игезәк балаларын дәвалап, өйгә чыгарганнар.

Республика клиник хастанханәсенә Казанда яшәүче йөкле ханым май башында ук китерелгән иде, бер айдан соң аны һәм сабыйларны исән-имин өйгә чыгарганнар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә әйтелә. 

Казанда яшәүче 27 яшьлек йөкле хатын-кыз коронавирус йогышы белән РКХнә май башында ук китерелгән иде. Йөклелекнең 34нче атнасында хатын 1800 грамм авырлыктагы ике кыз баланы тапкан. Сабыйларга тумыштан пневмония диагнозын куйганнар. Балаларны шунда ук РКХ Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенә урнаштырганнар. Берничә көннән соң аларны бүлеккә күчерәләр һәм озакламыйча сабыйларны һәм әнине исән-имин өйгә чыгаралар. Covid-19га тестының нәтиҗәләре өчесендә дә тискәре күрсәткән.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев