Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы – Яр Чаллыда

15 сентябрь көнне Яр Чаллы "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" республика патриотик эстафетасын каршы алды. "Бердәм Россия" партиясе логотибы һәм лозунглар язылган автобус шәһәребезнең Азатлык мәйданында туктады.

Халык белән очрашуга "Бердәм Россия" партиясенең депутатлар командасы килде. Алар арасында РФ Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары Әлфия Когогина, Александр Сидякин, Марат Бариев, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары бар иде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге эстафета, "Бердәм Россия" партиясенең агитацион кампаниясе кысаларында, 4 август көнне, Яшел Үзәндә башланып киткән иде. Ай ярым дәвамында "Бердәм Россия" партиясенең депутатлар командасы һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлары республикабызның 45 районында булып, бермеңнән артык татарстанлы белән очраштылар. Анда депутатлар халык белән аралашып, аларның теләк-тәкъдимнәрен, гозерләрен тыңладылар, партия эшчәнлекләре турында да сөйләделәр.

Чаллыдагы митингны исә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде.

- Яр Чаллы - Татарстан Республикасында икенче иң эре шәһәре. Соңгы еллар эчендә безнең калабыз тагы да үсте, ямьләнде. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, парклар, яр буе мәйданнары ачылды. КАМАЗ заводы да яхшы гына эшләп килә. Барлык бу эшләр дә Татарстан Президенты командасы һәм Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән тормышка ашырылды. 18 сентябрьда узачак сайлауларда да активлыкны күрсәтеп, лаеклыларга тавышыгызны бирерсез, дип ышанам, - диеп мөрәҗәгать итте хаким.

Депутат Александр Сидякин сайлауларда илебезнең үсешенә ярдәм иткән, Президентыбыз әйдәп барган партия курсы буенча атларга чакырды:

-Заманча җиһазландырылган ашыгыч медецина ярдәм хастаханәсе, Чулман аша салынган яңа дүрт полосалы күпер, Иннополис шәһәре, "Аммоний" заводы, Универсиада объектлары...Әйтерсең, алар барысы да республикабызда күптәннән үк булдырылган. Гомумән, без Татарстанда көн дә диярлек нидер ачылуына ияләшеп беттек бугай. Ә кайчандыр бит андый мөмкинлекләр булмаган. Мин беренче курс студенты чорларында хезмәт хакын түләмәделәр. 50 яшьтә вафат булу табигый күренешкә әверелгән иде. Гаиләләрдә дә бер бала гына тәрбияләнде. 2000 елларда хакимиятебезгә яңа лидер - Владимир Путин килде. Ул яңа курс алып, көчле "Бердәм Россия" партиясен булдырып, илебезне төшенкелектән чыгарды. Бүген бездә туучылар, күп балалалы гаиләләр саны артты. Кеше яхшы һәм тулы тормыш белән яши башлады. Сайлауларда да моны истә тотып, илебезне үсешенә ярдәм иткән көчкә тавыш бирүегезне сорыйм, - диде ул.

Әлфия Когогина Һәм Марат Бариев яшьләрне, ә аеруча беренче курс студентларын үз киләчәкләренә битараф булмыйча, сайлауларда актив катнашырга чакырдылар:

-Кадерле студентлар, сезнең өчен иң кызыклы, мавыктыргыч чор башлана. Аны файдалы да, онытылмаслык итеп тә үткәрегез. Без-зурлар да сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышып, үз тәҗрибәбез белән бүлешеп, күнекмәләргә өйрәтербез. Иң мөһиме, көчле һәм бәйсез ил бар. Ул барлык максатларга да ирешергә ярдәм итәр. 18 сентябрь көнне дә кулыгызда илебез киләчәге барлыгын онытмыйча, сайлауларда катнашыгыз, - дип әйтте Әлфия Гомәровна.

Марат Бариев та, сайлауга баруның әһәмиятен ассызыклап, студентларны тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлады.

Очрашуга килгән халык та үз проблемаларын күтәреп чыкты. Мәсәлән, "Миләшкәй" бистәсенең рәисе канализация һәм язгы сулар агып китү юлларын ясауны сорап мөрәҗәгать итте:

-Безнең битсәдә 466 йорт исәпләнә. 1300 ләп кеше яши. Аларның күбесе инде өлкән яшьтәге кешеләр. Бистәбезгә канализация һәм язгы сулар агып китү юлларын булдыру кирәк. Шуның өстендә эшләсәгез бик рәхмәтле булыр идек, - диде ул.

Депутат Әлфия Когогина әлеге сорауны хәл итү өстендә эшләвен белдертте.

Шәһәрдәшебез Мәдинә Якубовна 35, 36 комплексларда тагын бер яңа мәктәпнең төзелү кирәклеген ассызыклады:

-Мин оныклар үстерәм. Алар озакламый беренче класска барачаклар. Ә яңа комплексларда мәктәпләр җитми. Рәхмәт, 37 комплекста быел яңа мәктәп ачылды. Әмма ул гына аз, - диде ул.

Әлеге сорауга шәһәр хакиме үзе җавап бирде:

-Без, Татарстан Президенты ярдәме белән, агымдагы елның октябрь аенда 36 комплекста 1200 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне төзи башлауны планлаштырабыз. Төзүчеләр андагы территорияләрне инде карый башладылар. Димәк, Алла боерса, узган елгы тәҗрибәләрдән чыгып, 2017 елның 1 сентябренә яңа мәктәпне ачарбыз, дип ышанам. Моннан тыш планнарда 2018 елда Замелекесьеда, ә анна 65 комплекста да мәктпәләрне ачу, - дип җавап бирде хаким.

Шундый оптимистик рухта депутаталар митингны төгәлләделәр. Әмма аралашудан соң да халык мәйданнан китәргә ашыкмады. Өлкәннәр, теләгән депутат янына килеп, күзгә-күз аралушаларын дәвам иттеләр. Депутатлар исә шәһәрдәшләребезне дикъкат белән тыңладылар. Чөнки очрашуларда җиткерелгән һәрбер гозер киләчәктә Думада алып барылачак эшнең асылын тәшкил итәчәк.

18 сентябрь көнне исә барлык чаллыларны Сайлау участокларында көтеп калалар. Үз киләчәгебезгә битараф булмыйк! Сайлауларда актив катнашыйк!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев