Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кечкенә рәссамның – зур хыяллары

Аның иҗатын инде ике ел рәттән республика күләмендә иң югары бәягә лаек дип табалар. Сүзем, әле күптән түгел генә Татарстанда үткән XII нче ачык арт фестивальдә кабат уңыш казанган яшь шәһәрдәшебез, 52нче мәктәпнең 5 «б» сыйныфы укучысы Камилә Вәлиәхмәтова хакында. Жюри әгъзаларын ул үзенең «Канатлы дусларыбыз» сурәте белән таң калдыра.

Әйтергә кирәк, Камиләнең һәр иҗат җимешен күргәзмәләр залына куярлык. Ул шәһәр, республика бәйгеләрендә генә түгел, ә илкүләм конкурсларда да җиңү арты җиңү яулый. Бүгенге көндә инде ул йөзгә якын диплом иясе.
«Әлеге сәләтем миңа әниемнән күчкәндер. Ул бик тә талантлы кеше. Кечкенәдән рәсем белән мавыккан. Үсә төшкәч, әкиятләр язып, шуларга сурәтләр дә иҗат иткән. Аннары инде аларны туплап китаплар да чыгарган», - ди Камилә.
Язмам герое исә әнисен дә уздырырга хыяллана. Киләчәктә ул рәссам-аниматор һөнәрен үзләштереп, гади генә түгел, ә анимацияле китаплар ясарга тели. Шулай ук әле ул татар мультфильмнары өчен дә рәсемнәр иҗат итү теләге белән яна. Нәкъ үзенең кумиры, дөньякүләм танылган япон аниаматоры – Хаяо Миядзаки кебек.
«Аның эшләре анимация сәнгатенең алтын фондына кергән. Чөнки ул үзенчәлекле  әкияти  геройлар аша  кешеләрне тәрбияли, яхшылыкка өнди белә. Минем дә шулай һәркемнең күңеленә уелып калырлык иҗат белән шөгыльләнәсем килә», - ди Камилә.
Бүгенге көндә исә шәһәрдәшебез максатына ирешү өчен 2 нче сәнгать мәктәбендә рәсем ясау серләренә төшенә. Ни гаҗәп, Камилә, моннан күп еллар элек әнисен укыткан мөгаллим классында  белем ала.
«Рәсем ясау – ул зур сабырлык, төгәллек сорый. Аеруча, кешеләрне, аларның хис-тойгыларын төгәл чагылдыру катлаулы. Моның өчен шактый вакыт энә белән кое казырга кирәк», - ди Камиләнең укытучысы Елена Михайлова.
Яшь рәссам  исә әлегә кош-корт, җәнлекләрне, табигать күренешләрен ясарга ярата. Якынча бер рәсемне иҗат итәргә аның 1-2 сәгать вакыты китә.
«Вакыт чикле шул. Өй эшләрен дә үтисе, әти-әниемә дә булышасы бар. Эрмитажларда урын алырлык  картиналарны исә рәссамнар, атналар, айлар буе ясый торган булганнар. Мисал өчен, яраткан рәссамым Иван Айвазовский «Девятый вал» сурәтен тоташ 12 сәгать, 11 көн буе иҗат иткән», - ди Камилә.
Әйе, уңышка илтүче юл – ул тир тамчылары белән түшәлгән дип белми генә  әйтмиләр. Тик теләк булганда гына үз дигәнеңә ирешеп була. Камиләнең  яраткан рәссамының картинасы  да  шул хакта түгелме соң?! Нинди генә авырлыклар аша үтәргә  туры  килсә  дә,  күңелдә  киләчәккә  ышаныч, өмет, теләк булганда – синең өчен дә бер балкып кояш чыга. Яшь шәһәрдәшебезгә исә шул  кояш  астында үз урынын табып, күз явын алырлык иҗаты белән калабызны, илебезне данлап, гомер кичерүен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле балалар