Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемгә ничә сум?

Татарстан Республикасының хокукый информация сайтында Премьер-министр Илдар Халиковның 2017 елга айлык түләүләр турындагы карары басылды. Аның нигезендә быел хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 меңнән артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре булган пенсионерлар ай саен 448 сум алачак.

Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләнәчәк.

Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга 560 сум, опекага бирелгән ятим балаларга: укучыларга - 7989 сум, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә 9214 сум биреләчәк.

Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр түбәндәгечә: айлык кереме 20 мең сумнан азрак булса - 448 сум, 20 меңнән артык булса - 180 сум.

Ятим балаларга һәм гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге алты яшькәчә балаларга дару алу өчен субсидия - 120 сум.

Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган балалы гаиләләргә пособие - 295 сум.

Баланы ялгыз тәрбияләүче әниләрнең 16 яшькәчә баласына пособие - 782 сум.

Ата-анасы алимент түләүдән баш тарткан балага, шулай ук армиядә хезмәт итүченең баласына - 442 сум пособие каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X