Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Хәләл" комитеты рәисе итеп Ирек хәзрәт Җиһаншин билгеләнде

23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе итеп билгеләнде

Бүгенге көнгә кадәр Ирек Җиһаншин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде. Фондны ул 2016 елдан бирле җитәкләде, дип яза Татар-информ.

 

Ирек хәзрәт “Мәрҗани” мәчете имамы, Россия ислам университеты проректоры, “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире булып эшләде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне контрольдә тоту һәм алга этәрү максаты белән оештырылды. 
"Хәләл" комитетының элекке җитәкчесе Марат Низамов вазифасыннан азат ителде. Искәртеп узыйк, июнь аенда Татарстанда дуңгыз итенә "хәләл" дип язылган стикер куелуга бәйле рәвештә низаг килеп чыккан иде.

​​​​​​​
Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X