Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы рөхсәтсез куелган

27 июльдә Казанның Дубравная урамындагы 57нче йортта яшәүчеләр инициативасы белән Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә мемориаль такта куелды.

Ләкин 2005-2017 елларда җырчы яшәгән йортка тиешле органнардан рөхсәт алынмаган булып чыкты. Ягъни мемориаль такта рөхсәтсез куелган.

Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела дип монда язган идек. 

«ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы махсус комиссия аша бу мемориаль такта узмады», - дип җавап бирде ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

«ТР мемориаль такталар кую ТР Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 апрелендәге 163 номерлы карары белән көйләнә. Әлеге карар нигезендә ТР Мәдәният министрлыгы карамагында Мемориаль такталар буенча комиссия эшли. Шундый ук комиссияләр муниципаль берәмлекләрдә дә була», - диелгән җавапта.

Мәдәният министрлыгы бу мемориаль тактаның Казан шәһәре администрациясе тарафыннан килештерелүе турында әйтә алмады. Әмма Казан шәһәре администрациясе карамагында Мемориаль такталар буенча комиссия булмавы билгеле.

ТР Мәдәният министрлыгы мемориаль такталар куелу тәртибен искә төшерде. Процесс иҗади оешма яки бер төркем гражданнар берәр шәхескә такта кую инициативасы белән чыгуыннан башлана. Хатта шәхеснең казанышлары турында языла. Министрлык инициатив төркемгә алар җыярга тиешле документлар исемлеген бирә.

Әлеге төркем, скульпторларга чыгып, тактаның эскизын ясатып, текстын формалаштырып комиссия карамагына тапшыра. «Комиссия тактаның эстетикасын һәм текстын карый. Комиссия эскиз һәм текст белән килешмәсә, төзәтергә җибәрә. Бу процесс бер-ике елга сузылырга мөмкин», дип аңлаттылар матбугат үзәгендә.

Мемориаль такталар ТР Министрлар Кабинеты карары чыкканнан соң гына куела. 

Казанның Дубравная урамындагы йорт диварына куелган тактаны алга таба нинди язмыш көтә – «Татар-информ» бу сорауны Казан шәһәре администрациясенә юллады.

Дубравная урамындагы 57нче номерлы күпфатирлы йорт диварына беркетелгән мемориаль тактага түбәндәге сүзләр язылган (тексттагы стиль һәм орфографик хаталар сакланды):
«В этом доме с 2005 по 2017 гг жила ПРИМАДОННА Татарской и Башкирской эстрады» 

Хәния Фәрхи

Бу йортта, 2005 елдан алып 2017 елга кадәр, Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев