Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корнавирус табылу сәбәпле Биектау хастаханәсенең бер өлеше ябылган

Татарстанның Биектау районында коронавирус йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Ул балалар табибы диелә.

Татарстанның Биектау районында коронавирус йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Район үзәк хастаханәсенең бер өлеше ябылган, анда эшләүчеләр карантинга киткән. Бу хакта Казан кирмәне вәкиле Лилия Галимова белдерде.

"Район үзәк хастаханәсендә санитар-эпидемиологик гамәлләр башкарылды. Хәзер бина куркыныч тудырмый. Хезмәткәрләрнең бер өлеше үзизоляциядә, аларның барысы да йортларында, шуңа күрә кабул итү бүлеге һәм педиатрия вакытлыча ябылды", диде Галимова.

Соңрак билгеле булганча, коронавирус Биектау хастаханәсендә балалар табибында табылган.

Моңа кадәр хокук яклаучы Бахром Хамроев үзенең Instagram сәхифәсендә Казанның 7нче санлы хастаханәсенә коронирус йоктыруда шикләнеп Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин китерелде дип язып чыккан иде. Хамроевта COVID-19 расланган, ул шул хастаханәдә ята. Хамроев моны Азатлыкка да раслады.

6 апрельдә Рөстәм Кәлимуллин "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, ул чынлап та Казанның 7нче хастаханәсендә ята, ләкин вирус анда расланмаган. "Беренче тест уңай булды, ләкин соңгылары күрсәтмәде", дигән район башлыгы.

 

 

Азатлык радиосы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев