Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша

Чаллыда 2021 ел программасына кертелгән 144 йортны ремонтлау 99,3%ка башкарылган. Капиталь ремонт бәясе 1 млрд 473 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

«Без хәзер башкарма документацияне тапшырабыз. Контракт буенча без эшләрне 20 ноябрьгә кадәр төгәлләргә, документацияне 20 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш. Без вакытка сыешабыз», - диде ул.  

«Быел без республика җитәкчелеге ярдәме белән эшләрне тизрәк башкардык.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали Улы Миңнехановка, Алексей Валерьевич Песошин җитәкчелегендәге Республика Хөкүмәтенә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Безнең актив позициябез һәм республика җитәкчелеге ярдәме безгә билгеләнгән вакытта торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча бөтен эш комплексын яхшы сыйфат белән башкарырга мөмкинлек бирде. Бу шактый зур һәм яхшы программа, быел барысын да вакытында уздырдык. Әгәр җитешсезлекләр булса, аларны оператив рәвештә бетерергә кирәк. Шәһәр халкы өчен мөһим һәм кирәкле эшне берничек тә бозарга ярамый», - диде үз чиратында шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Ул шулай ук хәзерге вакытта киләсе елга йортларны капиталь ремонтлау буенча, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә гамәлгә ашырыла торган башка программалар буенча документация әзерләүгә керешергә кирәклеген ассызыклады. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт