Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кә­шә­кә­ле кыз

Хок­кей - ир-егет­ләр уе­ны ди­сә­ләр дә, шә­һәр­дә­ше­без Ре­ги­на Га­ли­е­ва бу спорт тө­рен сай­ла­вы­на бер дә үкен­ми.

 

­­Ре­ги­на­га 17 яшь. Тә­ү­ге тап­кыр кыз ти­ме­ра­як­ка өч яшь­тә ба­са. Ул фи­гу­ра­лы шуу бе­лән шө­гыль­лә­нә баш­лый. 3нче сый­ныф­та укы­ган­да әти­се аны хок­кей тү­гә­рә­ге­нә алып ки­лә. Ре­ги­на кы­зык­сы­нып ки­тә. Бер ел ул ике спорт тө­ре­нә дә йө­рер­гә ва­кыт та­ба. Лә­кин то­ра-ба­ра тә­вәк­кәл­ләп ту­лы­сын­ча хок­кей сек­ци­я­се­нә кү­чә.

– Фи­гу­ра­лы шуу­да син бе­рү­зең шө­гыль­лә­нә­сең, аның та­ләп­лә­ре дә кы­рыс­рак, – ди Ре­ги­на. – Хок­кей­ның исә тем­п­ла­ры тиз, мон­да җи­тез бу­лыр­га ки­рәк. Һәм иң мө­һи­ме, син ко­ман­да бе­лән уй­ный­сың. Бу исә азарт би­рә.

Баш­та Ре­ги­на “Ак аю­лар” дип атал­ган шә­һәр ко­ман­да­сы сос­та­вын­да һө­җүм­че бу­лып уй­ный. 15-20 ма­лай ара­сын­да ул бер­дән­бер кыз бу­ла. Бе­рен­че тре­не­ры Ста­нис­лав Иса­ев­ны ул бү­ген­ге көн­дә дә җы­лы хис­ләр бе­лән ис­кә ала.

- Мин Ста­нис­лав Вик­то­ро­вич­ка бик рәх­мәт­ле. Ми­не үс­те­рү­гә ул күп көч куй­ды. Аның яр­дә­мен­дә юга­ры нә­ти­җә­ләр­гә иреш­тем. Тре­нер без­гә әти-әни­е­без ке­бек ягым­лы, үз ба­ла­ла­ры ке­бек ка­ра­ды, – ди Ре­ги­на.

- Ма­лай­лар бе­лән уй­нар­га кур­кы­ныч тү­гел­ме, дип со­ра­дым әң­гә­мә­дә­шем­нән. - Юк, ки­ре­сен­чә, ми­ңа алар бе­лән бик ошый. Тре­ни­ро­вак­лар һәм матч­лар ва­кы­тын­да бу ко­ман­да­да кыз ке­ше бар дип ки­сә­теп ку­я­лар. Без­гә ка­ра­та көч­ле ал­мы­нар кул­ла­ныр­га яра­мый, ка­гый­дә­не боз­ган ма­лай­лар уен­нан ки­чек­те­ре­лә, - ди шә­һәр­дә­ше­без.

Чал­лы­да ха­тын-кыз­лар хок­кее бу­ен­ча мах­сус ко­ман­да юк икән. Шу­ңа кү­рә Ре­ги­на ин­де 12 яшен­нән Ка­зан­ның “Сме­на”­сы­на кү­чә. Ан­да 5 ел ос­та­лы­гын чар­лый.  Бы­ел исә ин­де  ул  Ека­те­рин­бург­ның “СКСО” ко­ман­да­сы­на кү­чә.

-Баш­та авыр бул­ды. Рос­си­я­нең төр­ле шә­һәр­лә­рен­нән җы­ел­ган төр­ле мил­ләт кыз­ла­ры без. Җәй кө­не ла­герь­лар­да да бер­гә бул­дык. Тиз дус­лаш­тык, бер га­и­лә сы­ман яши­без. Спорт - ул уен эш тү­гел, авыр хез­мәт. Сез би­ре­гә эш­ләр­гә кил­де­гез, бер-бе­ре­гез өчен ут йо­тып то­рыр­га ти­еш, ди­ләр без­гә тре­нер­лар, - ди хок­кей­чы кыз.

Бу ко­ман­да­лар бе­лән ул төр­ле тур­нир­лар­да, ярыш­лар­да кат­на­шып, күп ке­нә ме­даль­ләр, ку­бок­лар алу­га ире­шә.

- Ел­га 4-5 тап­кыр Рос­сия дә­рә­җә­сен­дә­ге тур­нир­лар­га ба­ра­быз. Мәс­кәү, Тү­бән Нов­го­род, Са­ла­ват, Ейск шә­һәр­лә­рен­дә бул­га­ным бар. Һәр ярыш­ка ал­дан әзер­лә­нә­без, тре­ни­ров­ка­лар һәр көн ике­шәр-өчәр сә­гать ба­ра, - ди Ре­ги­на.

- Тре­ни­ров­ка­лар ни­дән гый­ба­рәт, дип со­рыйм.

- Га­дәт­тә, баш­та без йө­ге­рә­без, төр­ле кү­не­гү­ләр ясый­быз. Ан­нан соң сә­гать ярым боз­да шө­гыль­лә­нә­без: так­ти­ка һәм тех­ни­ка алым­на­рын өй­рә­нә­без. Тре­ни­ров­ка­лар бик күп көч та­ләп итә, өй­гә кайт­кач, бер­ни дә эш­ли­се кил­ми, йо­кы гы­на ки­лә, - ди яз­мам ге­рое.

Ни­чек ке­нә бул­са да, Ре­ги­на­га тре­ни­ров­ка­лар да, тур­нир­лар да бик ошый.

-Ха­тын-кыз­лар хок­кее ир­ләр­не­ке ке­бек ту­пас тү­гел бит ул, йом­шаг­рак, без­дә көч алым­на­ры ты­е­ла. Ми­нем­чә, ха­тын-кыз­лар хок­кее ма­тур: кыз­лар ал­ка­ны йом­шак кы­на йөр­тә­ләр, үз­лә­рен боз­да нә­фис то­та­лар, - ди ул.

Хок­кей­чы һәм, го­му­мән, спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ке­ше ул – көч­ле рух­лы, мак­сат­чан, үз-үзе­нә та­ләп­чән бу­лыр­га ти­еш­тер. Бу сый­фат­лар­ның ба­ры­сы да Ре­ги­на­га хас. Әй­тер­гә ки­рәк, хок­кей­чы­лар­ның ки­гән ки­е­ме дә җи­ңел тү­гел, 5 кг ти­рә­се. Җәй­ме, кыш­мы, бу ки­ем бе­лән кө­не­нә өчәр-дүр­тәр сә­гать үт­кә­рер­гә мәҗ­бүр алар.

Иң мө­һи­ме, Ре­ги­на спорт бе­лән шө­гыль­лә­нәм дип, уку­ны бер­кай­чан да икен­че план­га куй­мый, им­ти­хан­нар­га да нык­лап әзер­лә­нә. Бы­ел кыз 11нче сый­ныф­ка ба­ра. Мәк­тәп­тән соң ул үзе­нең тор­мы­шын спорт бе­лән бәй­ләр­гә, ха­тын-кыз­лар ли­га­сы­на элә­гер­гә те­ли. Ә бу ин­де яңа үр­ләр, яңа мөм­кин­лек­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле балалар