Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Купальник кияргә ярата». Казанда бер ир-ат балаларны азындырган өчен хөкем ителде 18+

35 яшьлек ир-атның гамәлләреннән 10-13 яшьлек кыз балалар зыян күргән

Татарстанда яшәүче 35 яшьлек ир-атны кыз балаларны азындырган өчен төрмәгә озаттылар. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Казанда яшәүче ир-ат 2017-2019 елларда көч кулланмыйча гына 10-13 яшьлек кыз балаларны азындыра. Аның гамәлләреннән мәктәптә укучы сигез кыз зыян күрә.

Ир-атның өен тентегәндә купальниклар табыла. Ул бу киемнәрне өйдә киеп йөрергә яраткан, кайвакыт шуларны киеп урамга да чыккан.

Ир-ат гаебен тулысынча таный. Суд карары буенча аны җиңе елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев