Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куркыныч боҗра булмаячак

Чаллыда Халыклар Дуслыгы проспекты буенча Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр 2238 метр озынлыктагы юлны капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Ул 11,5 метр киңлектә, өч полосалы булачак.

«Омега» сәүдә үзәге янындагы халык телендә «Бермуд өчпочмагы» дип йөртелгән киселеш  машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч, аварияләр еш була торган урын булып санала. Монда оч полосалы боҗра ясалачак. 

– Моннан тыш Халыклар Дуслыгы проспектында  яңа тротуарлар куелачак өстәмә яктырту баганалары, машина кую урыннары, автобус павильоны да урнаштырылачак, – диде «Автомобиль юллары предприятиесе»нең юл-төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Җәмил Исмәгыйлев.  

Бүгенге көндә ике бригада эшчеләре  иске бордюрларны сүтү белән шөгыльләнәләр. 

– Беренче чиратта Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр булган өлешне төзекләндерү күздә тотыла. Моның өчен безгә кайбер участокларда юлны ябып торырыга туры киләчәк. – ди Җәмил Исмәгыйлев. 

Төзекләндерү эшләре көзгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев