Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Кванториум"да физика курслары башлана

Чаллы "Кванториум"ында стандарт булмаган физика курслары башлана Чаллының балалар технопаркында "Гаҗәеп физика дөньясы" исеме астында яңа курслар ачыла. Бу үзенчәлекле программа 7-8 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән. Биредә физика, математика, информатика буенча алган белемнәрне робототехника өлкәсендә гамәли куллану каралган. Бер курс эченә төгәл фәннәр буенча белем нигезләрен булдыру өчен барлык темалар...

Чаллы "Кванториум"ында стандарт булмаган физика курслары башлана

Чаллының балалар технопаркында "Гаҗәеп физика дөньясы" исеме астында яңа курслар ачыла. Бу үзенчәлекле программа 7-8 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән. Биредә физика, математика, информатика буенча алган белемнәрне робототехника өлкәсендә гамәли куллану каралган.

Бер курс эченә төгәл фәннәр буенча белем нигезләрен булдыру өчен барлык темалар да кертелгән. Мәктәп программасыннан аермалы буларак, биредәге материал стандарт булмаган рәвештә үзләштерелә.Хәрәкәт законнары, җисемнәрнең пространстводагы үзара тәэсир итешүе, компьютерда физик модельләр төзү, роботлар конструкторлаштыру кебек практик эшләр алынган белемнәрне куллану рәвешендә бара. Курс марттан алып майга чаклы барачак. Теләүчеләр 8 (8552) 409-180 телефоны буенча языла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев