Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кырым татарлары Владимир Путинны хуплый

Кырым татарларының күпчелеге - 61 проценты - Россия Президенты Владимир Путинны хуплай. 31 процент дәүләт башлыгына мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрде, дип белдергән. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык үткәргән социологик тикшеренүләр шуны күрсәткән, дип хәбәр итә "Известия" басмасы. Сораштыру 2016 елның декабреннән алып, 2017 елның гыйнварына кадәр үткәрелгән. Федераль хакимият кырым...

Кырым татарларының күпчелеге - 61 проценты - Россия Президенты Владимир Путинны хуплай. 31 процент дәүләт башлыгына мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрде, дип белдергән. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык үткәргән социологик тикшеренүләр шуны күрсәткән, дип хәбәр итә "Известия" басмасы.

Сораштыру 2016 елның декабреннән алып, 2017 елның гыйнварына кадәр үткәрелгән. Федераль хакимият кырым татарларының проблемаларын хәл итәргә омтыла дип санаучылар арасында ( ә мондыйлар сораштырылучыларның яртысы) 86 процент Кырымдагы вәзгыятьне, нигездә, уңай дип бәяли.

Кырым татарлары ярымутрау халкының 13 процентын тәшкил итә. Сораштыру күрсәткәнчә, аларның 70 проценты Россиядәге тормышка яраклашкан. Кырым белән Россия кушылудан соң үткән өч ел эчендә кырым татарларының 46 проценты ъзен Россия гражданы итеп тоя башлаган. Украина гражданы дип үзен нибары 7 процент сораштырылучы исәпли

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/09/136395/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X