Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышны озаттык

Шимбә көнне шәһәребезнең 4 урынында Кышны озату бәйрәме узды. Аларның иң күңеллесе "Азатлык" мәйданында булгандыр, мөгаен. Көндезге 11дә бирегә шактый күп кеше җыелган иде. Май чабу бәйрәме уңаеннан биредә күңелле һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Берәүләр уеннарда, ярышларда үзләрен сынап карады. Икенчеләре коймак белән кайнар чәй эчте. Өченчеләре балаларын атларда...

Шимбә көнне шәһәребезнең 4 урынында Кышны озату бәйрәме узды. Аларның иң күңеллесе "Азатлык" мәйданында булгандыр, мөгаен. Көндезге 11дә бирегә шактый күп кеше җыелган иде.

Май чабу бәйрәме уңаеннан биредә күңелле һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Берәүләр уеннарда, ярышларда үзләрен сынап карады. Икенчеләре коймак белән кайнар чәй эчте. Өченчеләре балаларын атларда йәртте. Биредә шулай ук Чаллы осталары ясаган сувенирлар, уенчыкларны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Башта сәхнәдә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Аннары аларны "Мастеровые" театрыннан "Подмастерья» студиясенең яшь талантлары алыштырды. Айгөл Хәмитвәлиева, Маргарита Иванова, Илгизәр Мортазин, "Дебют", "Тау гөлләре", "Грация" ансамбльләренең чыгышын да тамашачылар җылы кабул итте. Ут белән тамашаны (фраер-шоу) да сокланып карадылар.

Кышны озатырга мәйдан тутырып килгән тамашачыларны бәйрәм белән Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Ул кыш белән бергә күңелсез хәлләрнең дә китүен теләде. Бәйрәм хулиганлык, чирләр, наркомания, эчкечелек һәм башка ямьсез күренешләр язылган карачкыны яндыру белән тәмамланды. Туган җиребезгә матур, бәрәкәтле яз килсен. Илләребез имин булсын, халык муллыкта иминлектә яшәсен иде.

Җиңү паркындагы Кыш озату бәйрәмен "Эврика" мәдәният үзәге һәм "КАМАЗ" мәдәният сарае иҗат коллективлары оештырган иде.

Шунысы куанычлы, 4 урында да халык шактый күп иде. Алар бәйрәмнән канәгать калганнар. Бу урында шәһәрдәшләребезнең фикерләрен җиткерәбез.

Гөлзар ГЫЙЛЬМАНОВА, пенсионер:

- Мин эштә булмасам, ел саен бу бәйрәмне карыйм . Елдан-ел кызыграк итеп уза ул. Быел да оныкларым белән рәхәтләнеп, саф һавада ял иттек.

Рафак ҖӘМИЛОВ, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәре:

- Хатыным белән Җиңү паркындагы чараларга даими йөрибез. Көнозын телевизор каршында утырганчы, саф һавада ял итүең файдалырак. Җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы, әллә күпме танышыбызны очраттык, яңалыклар ишеттек. Оештыручыларга рәхмәт.

Нәкыя ХАЙРУЛЛИНА, лаеклы ялдагы сатучы:

- Эшләгәндә бу бәйрәмнәргә чыгып сату итә идек. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәргә бик йәрмәдем. Быел чыгарга булды . Бәйрәм генә түгел, сату да үзгәргән. Халык әйберне бик алмый. Шулай да кәефләре күтәренке. Бәйрәм күңелле булды: пенсиядә дип тормадым, артистларга кушылып җырладым да биедем дә. Гел шулай күңелле яшәргә насыйп булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев