Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыш көне аяк таймасын өчен нишләргә?

Белгечләр җайлы гына берничә ысул тәкъдим итә.

Кыш көне аяк таймасын өчен, ботинка һәм күн итек табанына җилем сөртәләр, наждак кәгазе ябыштыралар, пластырь куялар һәм тагын башка ысуллар кулланып карыйлар. Тик бу эштә бәрәңге дә шактый файда китерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

Бәрәңгене ике кисәккә ярыгыз. Бәрәңге яртысы белән аяк киеме табанын яхшылап ышкыгыз. Бары тик чи бәрәңге генә ярый, ул берни белән дә эшкәртелмәгән булсын.

Бәрәңге ышкылган аяк киеме табаны таймас, дип ышандыралар бу хәбәрдә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт