Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Авзалова турында мемуар язылачак

Әлфия Авзалова турында мемуар язылачак. Аның бер өлешен Хәния Фәрхи язырга тиеш булган… //Акчарлак// - Зөлфия, Әлфия Авзалова ниндиерәк әни иде? Ул бит гел гастрольләрдә йөргән. Сез аны һәрвакыт сагынып көткәнсездер? - Гел сагындык, көттек. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни, балалар өчен иң яхшы әби иде. - Сез театр...

Әлфия Авзалова турында мемуар язылачак. Аның бер өлешен Хәния Фәрхи язырга тиеш булган… //Акчарлак// - Зөлфия, Әлфия Авзалова ниндиерәк әни иде? Ул бит гел гастрольләрдә йөргән. Сез аны һәрвакыт сагынып көткәнсездер? - Гел сагындык, көттек. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни, балалар өчен иң яхшы әби иде. - Сез театр училищесында укыдыгыз бит? - Әйе. - Ни өчен актриса яки җырчы булмадыгыз? - Белмим. Башта әнинең теләге булмады. Соңрак: "Пенсиягә чыккач үзең кара… Синең, әлбәттә, андый талантың юк", - диде. - Җырлатты бит ул сезне… - Җырлатуын җырлатты. Минем җырлавым аңа бик ошый иде. Әмма: "Йә минем кебек йолдыз бул, йә бөтенләй җырлап йөрмә", - диде. Әлфия апа балалары янәшәсендә Әлфия апа балалары янәшәсендә - Америкага китүегез ничек булды? - Без анда эшләдек. Ирем Америкада сәүдә буенча Татарстан илчесе иде. Мин башта балаларны, аннан оныкларны карадым. Хәзерге көндә 4 оныгым бар, Аллага шөкер. - Ә хәзер ни өчен Татарстанга кайттыгыз? - Командировкабыз бетте. Ике елдан артык инде Казанда торабыз. - Әлфия апа турында мемуарлар язарга телисез икән. Ул эшне ничек башлыйсыз? Материалларны каян табасыз? - Русча әйткәндә, "С миру по нитке" җыячакбыз. Без - балалары, гаиләсе үзебез белгәннәрне сөйлиячәкбез. Аннан инде дуслары, артистлар сөйлиячәк. Менә, Хәния дә мемуарның берәр бүлеген язар дип уйлаган идек, килеп чыкмады бит… Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында. - Ул мемуарларны язганда берәр язучы ярдәм итәчәкме сезгә? - Әйе. Батулла абый, башкалар… - Балаларыгыз ни белән шөгыльләнә? - Кечкенә кызым Мәскәүдә, олысы - Америкада. ГАБДЕРӘХИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев