Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: “PROFдвижение” форумында катнашып яшьләр уникаль компетенцияләрне үзләштерәләр”

22 ав­густ көн­не Яр Чал­лы­ның "Звезд­ный" са­вык­ты­ру ла­ге­рен­дә "PROFдви­же­ние-2016" яшь­ләр һө­нә­ри юнә­леш фо­ру­мы үз эш­чән­ле­ген баш­лап җи­бәр­де. Ан­да Рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән 200 дән ар­тык чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры һәм сту­дент­лар җы­ел­ды. Фо­рум­ның мак­са­ты - тех­ник бел­геч­лек­ләр­не, ин­же­нер һө­нә­рен по­пу­ляш­ты­ру.

"PROFдви­же­ние" яшь­ләр һө­нә­ри юнә­леш фо­ру­мы шә­һә­ре­без­дә ин­де өчен­че тап­кыр уз­ды­ры­ла. Ул "КА­МАЗ" ПА­О­сы ини­ци­а­ти­ва­сы һәм ТР Хез­мәт ми­нис­тр­лы­гы, ТР Сә­нә­гать һәм сә­ү­дә ми­нис­тр­лы­гы яр­дә­ме бе­лән тә­ү­ге тап­кыр 2014 ел­да үт­кә­рел­де. Про­ект "Эш­че һәм ин­же­нер һө­нәр­лә­рен по­пу­ляр­лаш­ты­ру" рес­пуб­ли­ка под­прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да га­мәл­гә ашы­ры­ла. Ул иң ак­ту­аль мәсь­ә­лә­ләр­нең бер­сен бел­геч­ләр­не Та­тар­стан­ның икъ­ти­са­ды их­ты­яҗ­ла­ры бе­лән син­хрон­лаш­ты­рып әзер­ләү­не хәл итү­гә юнәл­де­рел­гән.

Фо­рум­ның өчен­че ел рәт­тән уңыш­лы эш­ләп ки­лүе, аның за­ма­на өчен ак­ту­аль, яшь­ләр­гә һәм шул ук ва­кыт­та оеш­ма­лар­га да фай­да­лы бул­ган­лы­гын күр­сәт­те. Шу­ны­сы мө­һим: ан­да кат­на­шу­чы яшь­ләр тех­ник бел­геч­лек­ләр үзен­чә­лек­лә­ре бе­лән эч­тән үк та­ны­ша ала­лар. "КА­МАЗ"­ның төр­ле за­вод­ла­ры­на оеш­ты­рыл­ган экс­кур­си­я­ләр­дә алар бар­лык тех­ник про­цесс­лар­ны кү­зә­теп, һәр­бер бел­геч­нең нин­ди хез­мәт баш­ка­ру­ын кү­реп өй­рә­нә­ләр. Мон­нан тыш җи­тәк­че­ләр бе­лән оеш­ты­рыл­ган күз­гә-күз оч­ра­шу­лар­да, сту­дент­лар һәм уку­чы­лар үз­лә­рен кы­зык­сын­дыр­ган бар­лык со­рау­лар­га җа­вап­лар да та­ба. Бу алар­га ки­лә­чәк­тә тор­мыш өчен чын-чын­лап ки­рәк­ле һәм фай­да­лы һө­нәр­не сай­лап алыр­га бу­лы­ша. Фо­рум­ның та­гын бер ях­шы ягы бу­лып, ан­да шә­һә­ре­без һәм рес­пуб­ли­ка­ның та­ныл­ган шә­хес­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­лар үт­кә­рү то­ра. Мә­сә­лән,"PROFдви­же­ние-2016" ачы­лы­шы­на РФ Дә­ү­ләт Ду­ма­сы­ның де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на кил­де:

- Һө­нәр сай­лау - ул җит­ди эш. Мон­дый фо­рум яшь­ләр­гә ки­рәк­ле һәм шул ук ва­кыт­та кү­ңе­ле­нә ятыш­лы һө­нәр­не сай­лап алыр­га яр­дәм итә­чәк. Экс­кур­си­я­ләр­дә йө­реп, егет-кыз­лар за­вод­лар эш­чән­ле­ге, ин­же­нер­лар хез­мә­те­нең бар­лык неч­кә­лек­лә­ре бе­лән та­ны­шып, ки­лә­чәк­тә алар­га яр­дәм итә алыр­дай ком­пе­тен­ци­я­ләр­не үз­ләш­те­рә ала­лар", - дип әйт­те ул.

Бы­ел­гы фо­рум­да Яр Чал­лы, Туй­ма­зы, Мәс­кәү, Баш­кор­тос­тан, Әл­мәт, Мин­зә­лә, Ка­зан ке­бек - бар­лы­гы Рос­си­я­нең 39 шә­һәр­лә­рен­нән уку­чы­лар-сту­дент­лар кат­на­ша.

Ксе­ния Кузь­ми­на, "Яр чал­лы дә­ү­ләт сә­ү­дә-тех­но­ло­гия ин­с­ти­ту­ты"­ның 2 курс сту­ден­ты:

-Мин "PROFдви­же­ние"­дә икен­че тап­кыр кат­на­шам. Бик тә ошый әле­ге фо­рум. Аның прог­рам­ма­сы шун­дый үзен­чә­лек­ле итеп тө­зел­гән, ул си­не һө­нәр ягын­нан да, иҗат ягын­нан да ачар­га яр­дәм итә.

Крис­ти­на По­ру­бо­ва, Орен­бург дә­ү­ләт уни­вер­си­те­ты Кү­мер­тау фи­ли­а­лы­ның 4 курс сту­ден­ты:

-Әле­ге фо­рум­да мин ин­де өчен­че тап­кыр кат­на­шам. Яз аен­нан ук без­нең вуз мон­да кат­на­шу­га ан­ке­та­лар­ны җи­бәр­де. Бик кы­зык­лы прог­рам­ма­лар. Ае­ру­ча да тре­нинг һәм мас­тер-класс­лар ошый. Алар чын-чын­лап прак­тик фай­да би­рә­ләр.

Анас­та­сия Бес­па­ло­ва, Шил­нә­баш ур­та мәк­тә­бе­нең 11нче сый­ный уку­чы­сы:

-Мин чы­га­ры­лыш класс уку­чы­сы. Ки­лә­чәк­тә нин­ди һө­нәр үз­ләш­те­рә­се ту­рын­да тө­гәл ге­нә фи­кер­гә кил­мә­дем. "PROFдви­же­ние" мо­ны хәл итәр­гә яр­дәм итәр, дип өмет­лә­нәм.

"PROFдви­же­ние-2016" яшь­ләр һө­нә­ри юнә­леш фо­ру­мы 27 ав­густ­ка ка­дәр эш­ләп ки­лә­чәк. Аның нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча шәх­си һәм ко­ман­да­лар рей­тен­гы ясы­лып, от­ряд­лар һәм алар­ның ае­рым кат­на­шу­чы­ла­ры­на бү­ләк­ләр тап­шы­ры­ла­чак.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев