Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лицей укучылары инвалидларга концерт куйды

Чаллыда инвалидлар ункөнлеге башланды.

3 декабрьдә бөтендөньяда инвалидлар көне билгеләп үтелә. Республикада һәм Чаллыда шул уңайдан 1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башлана. 

Ункөнлек кысаларында 100 ләгән чара үткәрелә. 

Бүген Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта да игелекле чара булды.

Кунакларны шәһәр Советы депутаты, лицей директоры Фирдүсә Әюпова котлап, изге теләкләрен җиткерде:

- Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Салкын көннәрне җылы хисләр җылытсын. Якыннарыгызның кадерле һәм хөрмәтле кешеләре булып яшәгез! Лицеебыз ишекләре сезне өчен һәрвакыт ачык. Укучылар да сезне ярата", - диде ул. 

Укучылар исә кунакларга җыр-биюләр бүләк иттеләр. Матур итеп шигырьләр сөйләделәр. 

Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр һәр чыгышны ихластан яратып, алкышладылар. 

Газетабыз герое, Зөфәр Мөхәммәтдиновның матур итеп сөйләвенә сокландылар. "Нинди матур, профессионал дәрәҗәдә куелган тавыш", - дип бәяләделәр. 

Концерттан соң кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.

"Без моннан берничә ел элек лицеебыз тирәсендә яшәүче, игътибардан читтә калган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт үткәрә башладык. Хәзер бу традициягә әйләнде. Кунакларыбызны элеккеге укучыбыз Рамил Гайфетдинов пироглар белән сыйлый. Әти-әниләр дә игелекле эшләрдә актив катнашалар", - ди директор урынбасары Рәмзия Закирова. 

Шәһәрдәшебез Светлана Буранова физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт оештырган һәм акыллы балалар тәрбияләгәннәре өчен лицей коллективына рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов физик мөмкинлекләре чикле