Лилия Муллагалиеваның кызы нәрсә белән мавыга?
Ул тугызынчы сыйныфта укый.
Илвина – җырчы Лилия Муллагалиева гаиләсендә бердәнбер кыз бала. Аның абыйсы һәм ике энесе бар. Ул спорт һәм нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Җырларга, шигырьләр сөйләргә дә ярата. Әнисе белән башкарган «Ана бала мәхәббәте» җыры радиолардан бик еш яңгырый.
«2022 елда Илвина барабанда уйный башлады. «Илһам» ансамбле белән концерт куйганда, репетициягә йөргәндә барабанчы Аняга кызыкты. Башта аның янына йөреп өйрәнде, аннары барабан алып бирдек. Хәзер күбрәк өйдә үзлегеннән шөгыльләнә. Концертларда миңа һәм башка җырчыларга уйный. Кызыбыз мәктәптә узган чараларда да актив катнаша. Ул тугызынчы сыйныфта укый. Нинди һөнәр сайлаячагын әлегә төгәл белми. Аның иҗат белән шөгыльләнәсе дә, фитнес тренер, журналист та буласы килә. Кайсы юлны сайлар, вакыт күрсәтер. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән җае табылыр әле. Иң мөһиме: балаларыбыз сәламәт һәм тәүфыйклы булсыннар», – ди Лилия Муллагалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев