Майда һәм июньдә озын яллар була
Яңалыклар тасмасы

Майда һәм июньдә озын яллар була

Россия халкы бу айларда ике атнада өчәр көн эшләячәк.

23 февраль һәм 8 март ял көннәренә туры килү сәбәпле, быел өстәмә ял көне булмады. 

РФ Дәүләт Думасының хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов белдерүенчә,  23 февраль өчен өстәмә ял 8 майда була. Шулай итеп 8, 9, 10, 11 майда ял итәчәкбез. 

8 март өчен исә 13 июньдә ял бирәчәкләр. Җәйнең беренче аенда 12, 13, 14 һәм 15 июнь ял көннәре була. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бәйрәмнәр Ял көннәре

Нет комментариев