Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп ашханәләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күпмегә артыр?

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хезмәт хакын арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев балаларны сыйфатлы ризыклар белән тукландыру мәсьәләсен кабат күтәрде. Балалар бакчаларына йөрүчеләр, укучылар кайнар, сыйфатлы ризыклар ашарга тиешләр. Мэр ата-аналарга  «Мәктәп туклануы» комбинатында ризык әзерләү процессы белән танышырга тәкъдим итте. Әти-әниләрне балаларны дөрес тукланырга өйрәтергә чакырды. 
Наил Мәһдиев мәктәп директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә ашханәләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген карарга кушты. «15-30 ел эшләүче хезмәткәрләр хөрмәткә лаек. Кызганыч, әлегә аларның хезмәт хакы югары түгел. Һәр мәктәпнең аз булса да, финанс мөмкинлеге бар. Азык-төлек блокларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк. Алар иртәнге биштә торып, безнең балаларыбызга кайнар ризык әзерлиләр», – диде ул. 
Ул шулай ук тикшерү органнары вәкилләрен мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләрендә эшләүчеләргә артык бәйләнмәскә чакырды. «Кимчелекләрне бетерү юнәлешендә аңлап, дустанә шартларда эшләргә кирәк. Дөрес, бу җитди кимчелекләргә кагылмый. Без күбрәк кимчелекләрне булдырмау өстендә эшләргә тиешбез. Безнең максат –  балаларны сыйфатлы ризык ашарга өйрәтү. Сыйфатлы ризык белән дөрес тукланган балалар шифаханәләргә азрак йөри», –  диде Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану закон мәктәп