Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә махсус киңәшчеләр барлыкка киләчәк

2021 елның мартында ул илнең ун төбәгендәге мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә кертелде.

Яңа уку елыннан Россиянең барлык төбәкләре мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк. Бу хакта җомга көнне мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда яза.

«Һәр төбәктә, федераль өстәмә түләү белән, тәрбия буенча киңәшче вазифасы кертеләчәк», – дип төгәлләштерде министр.

Исегезгә төшерәбез, вазифа рәсми рәвештә «балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе» дип атала. 2021 елның мартында ул илнең ун төбәгендәге мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә кертелде. 2022 елның 1 сентябреннән 35 төбәк мәктәпләрендә 17,5 меңнән артык шундый киңәшче эшкә керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф