Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украиннарга - бушлай юллама

"Балалар 8 ел пуля, бомбалар гөрелтесе астында яшәделәр. Бүген алар тыныч тормышта ял итәргә тиеш", – дип искәртте хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә Чаллы мэры.

Мариупольдән Чаллыга күчеп килергә мәҗбүр булучыларның балалары шәһәр яны лагерьларендә ял итә алачак. Шәһәр хакимияте аларны, теләкләре булган очракта, юлламалар белән тәэмин итәргә әзер. Шәһәргә исә әти-әниләре белән барлыгы 54  бала килде.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләргә ата-аналар белән аңлату-таныштыру эшләре алып барырга кушты. «Аларга шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьләрендәге шартларны күрсәтергә кирәк.  Балалар 8 ел пуля, бомбалар гөрелтесе астында яшәделәр. Бүген алар тыныч тормышта ял итәргә тиеш. Мариупольдән килгән малайлар һәм кызларга аерым ихтибар бирергә кирәк», – дип искәртте Наил Гамбәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы