"Кайбер күгәрченнәрем машина бәясеннән дә кыйммәт", - ди Әнәс Шәрәфетдинов
Яңалыклар тасмасы

"Кайбер күгәрченнәрем машина бәясеннән дә кыйммәт", - ди Әнәс Шәрәфетдинов

Шәһәрдәшебез Әнәс Шәрәфетдинов ярты гасырдан артык күгәрченнәр тота. Аның оясында 200дән артык күгәрчен бар.

Алар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайтартылган кыйбатлылары да бар. «Кайбер күгәрченнәр машина бәясеннән дә кыйбатрак торалар», - ди ул.

Әнәс абый өчен алар үз балалары кебек якын. «Чалбарсыз йөрсәм, йөрим, ләкин күгәрченнәрем өчен берни дә җәлләмим», - ди ул.

Моннан тыш Әнәс Ибраһимович үз күгәрченнәре белән конкурсларда катнашып, призлы урыннар да яулый. Аның күгәрченнәре һавада бертуктаусыз 8 сәгатькә кадәр оча алалар.

Бу турыда тулырак газетабызның алдагы саннарында укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз! 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев