Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртү хокукын кайтару өчен имтихан тапшырырга кирәк була

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимеми. Таныклыктан мәхрүм ителү срогы кайсы көннән исәпләнә башлый? Таныклыкны ЮХИДИгә тапшырырга кирәкме? Административ җаваплылык вакыты чыкканнан соң кайсы вакыт аралыгында таныклыкны алырга кирәк? Һәрдаим кабатлана торган шундый һәм башка сорауларга район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ачыклык кертә....

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимеми. Таныклыктан мәхрүм ителү срогы кайсы көннән исәпләнә башлый? Таныклыкны ЮХИДИгә тапшырырга кирәкме? Административ җаваплылык вакыты чыкканнан соң кайсы вакыт аралыгында таныклыкны алырга кирәк? Һәрдаим кабатлана торган шундый һәм башка сорауларга район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ачыклык кертә.

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү түбәндәге тәртиптә башкарыла. Әгәр элек ЮХИДИ инспекторы таныклыкны алып калса һәм вакытлы таныклык бирсә, хәзер права кагыйдә бозучының үзендә кала. Чынлыкта бу шулай булырга тиеш тә, чөнки КоАПның 3.8 маддәсе буенча, хокуктан мәхрүм ителү бары тик суд карары белән генә башкарыла. Правадан мәхрүм итү срогы суд карары үз көченә кергән көннән исәпләнә башлый. Ләкин шунысы да бар: таныклык карар үз көченә кергәннән соң өч көн эчендә тапшырылырга тиеш. Суд карары почта аша җибәрелгәндә өстәмә вакыт бирелә: хокук бозучы карарны кулына алганнан соң правасын өч көн эчендә китереп бирергә тиеш була. Таныклык югалган икән, бу турыда шулай ук өч көн вакыт аралагында гариза язарга кирәк. Әгәр кеше машина йөртү хокукыннан икенче кат мәхрүм ителсә, ул беренче срок тәмамлангач кына дәвам итә.

Машина йөртүчеләр, таныклыкны тапшырмасалар да, мәхрүм ителү вакыты исәпләнә башлый, дип ялгышалар. Таныклык тапшырылмаган очракта срок бармый.

http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17514-mashina-y%D3%A9rt%D2%AF-hokukyin-kaytaru-%D3%A9chen-imtihan-tapshyiryirga-kir%D3%99k.html

Ә таныклыкны кире кайтару өчен хәзер бар кешегә дә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга кирәк. Аны мәхрүм ителү срогының яртысы үткәч тапшырып карау мөмкинлеге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X