Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина танымаслык: эштән кайтучы 2 егет авариягә очрады

Берсе ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында җан бирде.

24 октябрьдә сәгать 18:00дә Чаллы - Түбән Кама юлында каты юл-транспорт һәлакәте булды. Renault Duster автомобиле бензовоз машинасы белән бәрелеште. 

39 яшьлек Renault Duster хуҗасы һәм аның 36 яшьлек хезмәттәше Чаллыдан эштән кайткан чаклары була.  Алар видеокүзәтү җайланмаларын урнаштыру белән шөгыльләнгән. Кичке вакыт. Карлы-яңгырлы һава торышы. Шофёр куркынычсыз тизлек режимын сакламый. Нәтиҗәдә, полосадан чыгып яктырткычка килеп бәрелә. Соңыннан инерция буенча машина каршы полосага чыгып оча. Анда SITRAK йөк машинасы белән бәрелешә. Renault Duster автомобиле танымаслык хәлгә килә. 

Һәлакәт урынында табиблар, инспекторлар килеп җитә. Автомобильдә барган 36 яшьлек егет табиблар каршында җан бирә. Машина хуҗасы төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатыла. Тукай районының баш автоинспекторы Шамил Ганиев әйтүенчә, алар икесе дә куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. 

"Renault Duster автомобилен йөртүче таныклыкны 1 ел 3 ай элек алган булган. Шул вакыт эчендә бер тапкыр да административ җаваплылыкка тартылмаган. Аның сөйләве буенча, юлда машинаның арткы өлешен бора башлаган. Шуннан башка ул бүтән бернәрсә дә хәтерләми. Күземне ачсам - каршымда табиблар тора иде, ди", - дип сөйләде Шамил Ганиев. 

 

Фотолар Тукай районы Дәүләт автоинспекциясеннән алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев