Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мотоциклчылар карда узыша

Ярышларны тантаналы төстә ачу 11 сәгатьтә башлана.

Ял көне «Наиком Арена» стадионында сноубайк һәм снегоход кросслары буенча Россия чемпионаты уза. Ярышларны тантаналы төстә ачу 11 сәгатьтә башлана. Биредә 16 сәгатькә кадәр мавыктыргыч ярышлар була. ТР Мотоцикл спорты федерациясе рәисе Наил Хөббәтуллин әйтүенчә, спорт бәйрәменә килүчеләргә ялны күңелле итеп уздырыр өчен барлык уңайлыклар тудырыла. 6000 урынлы стадион, бушлай машина кую урыны, кафе, тюбинг-парк – кыскасы,  Әҗмәкәйдә бушлай зур спорт бәйрәме була.

Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 100ләп профессионал спортчы катнаша. Чемпионат кысаларында әлеге спорт төрен яратучы Чаллы эшмәкәрләре  аерым узышачак. Җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылачак. Җанатарлар арасында призлар уйнатылачак. Төп приз – «Наиком»нан 1000 литр бензин.

Гадәттә мондый чаралар вакытында Әҗмәкәй юлында «бөкеләр» хасил була. Оештыручылар вакытны «бөкедә» утырып уздырмас өчен, спорт бәйрәменә Кою заводы тукталышыннан 112нче маршрут автобусы белән килергә киңәш итәләр. Ул көнне автобуслар стадион яныннан йөриячәкләр.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев