Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәчеттән сәдака акчасын һәм машина урлаган

Питрәч районының Шәле авылында 17 яшьлек үсмер мәчетне талаган һәм машина урлаган. Бу хакта Питрәчнең «Алга» газетасы хәбәр итә.

Мәчет имамы Тимур хәзрәт Латыйпов сүзләренчә, егет инде берничә тапкыр караклыкта тотылган булган. 24 июнь көнне егет мәчеткә кереп, сәдака акчасы җыелган тартманы алып чыга һәм кача. Бер атнадан соң яшүсмер шунда кире кайта. Икенче тапкыр ул мәчет тәрәзәсен ваткан, эчкә үтеп кергән һәм янәдән сәдака акчасын урлап чыккан.

Җинаять урыныннан ул мәчет машинасында качкан. Ачкычларны хезмәт бүлмәсендә тапкан. Егетне тоткарлаганнар, әмма ул машинага җитди зыян китерергә өлгергән.

Имам сүзләренчә, каракны җибәргәннәр. Авыл халкы аннан куркып яши. Егет әбисе тәрбиясендә генә үсә, әнисе Казанда яши.

Моңа кадәр егет авыл кибетен талауда тотылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев