Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәдәни тормыш кайный

­Җәй мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре өчен ка­ни­кул­лар, ә мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нең "урак өс­те" ди­сәң дә ял­гыш бул­мас. Чал­лы­да парк, сквер­лар ар­кач, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эше та­гын да арт­ты. Алар Чал­лы хал­кы­ның һәм шә­һә­ре­без ку­нак­ла­ры­ның ялын фай­да­лы һәм кү­ңел­ле уз­ды­ру өчен, төр­ле ча­ра­лар үт­кә­рә­ләр. Мә­дә­ни­ят ида­рә­се, та­рих һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зее бе­лән бер­лек­тә ГЭС...

­Җәй мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре өчен ка­ни­кул­лар, ә мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нең "урак өс­те" ди­сәң дә ял­гыш бул­мас. Чал­лы­да парк, сквер­лар ар­кач, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эше та­гын да арт­ты. Алар Чал­лы хал­кы­ның һәм шә­һә­ре­без ку­нак­ла­ры­ның ялын фай­да­лы һәм кү­ңел­ле уз­ды­ру өчен, төр­ле ча­ра­лар үт­кә­рә­ләр.

Мә­дә­ни­ят ида­рә­се, та­рих һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зее бе­лән бер­лек­тә ГЭС бис­тә­се­нең Ту­кай яр бу­ен­да "Са­ма­выр" бәй­рә­ме үт­кәр­де. Та­тар авы­лы ру­хын­да оеш­ты­рыл­ган әле­ге ча­ра­га ки­лү­че­ләр рә­хәт­лә­неп ял ит­те­ләр: гар­мун­га ку­шы­лып җыр­ла­ды­лар, би­е­де­ләр. Мас­тер-класс­лар нә­ни та­маш­чы­лар­ның кү­ңе­ле­нә ае­ру­ча хуш кил­де. Ә вик­то­ри­на шә­һәр­дәш­ләр­гә һәм ку­нак­лар­га Чал­лы та­ри­хы­на ка­гы­лыш­лы күп со­рау­лар­га җа­вап алыр­га яр­дәм ит­те. Бәй­рәм­дә та­ма­ша­чы мә­хәб­бә­те при­зы­на "Са­ма­выр янын­да" дип исем­лән­гән күр­гәз­мә ла­ек бул­ды.

Бе­рен­че сән­гать мәк­тә­бе укы­ту­чы­ла­ры исә Мә­лә­кәс ел­га­сы­ның Кың­гы­рау­лы кү­пер янын­да­гы со­ры, ямь­сез ди­вар­лар­га "җан өр­де­ләр". Алар бе­тон пли­тә­ләр­гә төр­ле төс­тә­ге бу­яу­лар һәм пу­ма­ла яр­дә­мен­дә җәй рә­сем­нә­ре яса­ды­лар. Рә­сам­нар үз эш­лә­рен җи­ре­нә җит­ке­реп баш­кар­ды­лар. Нә­ти­җә­дә ямь­сез ди­вар­лар­да ма­тур чә­чәк­ләр­дән тор­ган кар­ти­на­лар бар­лык­ка кил­де. Алар бу ти­рә­дә яшәү­че­ләр­нең кү­ңе­ле­нә дә хуш кил­де. "Кич бе­лән дус­тым Фә­ри­дә бе­лән би­ре­дә җә­яү йө­ри­без. Со­ры пли­тә ямь­сез бу­лып то­ра иде. Хә­зер мон­да ро­маш­ка, мәк чә­чәк­лә­ре бар­лык­ка кил­де. Бу эш­не баш­лап йө­рү­че­ләр­гә, баш­ка­ру­чы­лар­га Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те яу­сын", - ди ГЭС­ның 7нче бис­тә­сен­дә яшәү­че Са­ния Га­ли­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X