Мэр: "Прививкалы кешеләр коронавирусның бөтен штаммнарын да җиңелрәк кичерә"
Чаллыга коронавируска каршы 282 335 вакцина кайтты. Бүгенге көнгә прививканың беренче компонетнын – 274 100, икенчесен – 216 037 кеше ясатты.
Вакцинаны шәһәрнең барлык шифаханәләрендә, «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм «Сбербанк» бинасында ясыйлар.
– Балаларга вакцина ясау өчен әти-әниләренең язма ризалыгы кирәк. 60 яшьтән узган кешеләр арасында исә аңлату эшләре алып барабыз. Прививкалы кешеләр коронавирусның бөтен штаммнарын да җиңелрәк кичерә, – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев