Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөфти хәзрәт: “Мәчетләребезгә күбрәк галимнәребез исемен бирик”

19 но­ябрь­дә Чал­лы шә­һә­рен­дә чи­рат­та­гы мө­сел­ман гый­ба­дәт­ха­нә­сен - Утыз Имә­ни исе­мен­дә­ге мә­чет­не ачу тан­та­на­сы бул­ды. Ан­да Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те рә­и­се, мөф­ти Ка­мил хәз­рәт Сә­ми­гул­лин да кат­наш­ты. Ул мө­сел­ман­нар ал­дын­да яса­ган чы­гы­шын­да бо­лай ди­де: "Яңа мә­чет­кә га­ли­ме­без Утыз Имә­ни исе­ме би­ре­лү­ен ишет­кәч бик сө­ен­дек.

Чөн­ки га­лим­нә­ре­без исе­мен йөрт­кән мә­чет­лә­ре­без бер­ни­чә ге­нә. Хәт­та имам Әбү Хә­ни­фә исе­мен йөрт­кән мә­че­те­без дә юк. Мә­чет­лә­ре­без­гә га­лим­нә­ре­без исе­мен куш­ты­рыйк, алар­ны өй­рә­ник. Чөн­ки бу без­нең ми­ра­сы­быз, та­ри­хы­быз." Мөф­ти хәз­рәт шу­лай ук җөм­һү­ри­я­те­без­дә һәр ике ат­на са­ен бер мә­чет ачы­лып то­ру­ын, бү­ген­ге көн­дә 1535 мә­чет эш­лә­вен хә­бәр ит­те.

Ка­мил хәз­рәт мә­чет­не тө­зү­гә зур өлеш керт­кән дин кар­дәш­лә­ре­без­гә Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те­нең Рәх­мәт хат­ла­рын тап­шыр­ды. Шун­дый хөр­мәт­кә иң бе­рен­че бу­лып тө­зеш­не ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр җи­тәк­лә­гән, хә­зер яңа мә­чет­нең имам-ха­тый­бы бул­ган шә­һәр­нең мак­тау­лы граж­да­ны Сә­лих­җан Га­ли улы Гай­ни­ев ла­ек бул­ды. Мөф­ти хәз­рәт аңа хөр­мәт йө­зен­нән яңа ча­пан ки­дер­де. Тө­зе­леш­нең төп ига­нә­че­се "Ев­рог­рупп" Ида­рә ком­па­ни­я­се ге­не­раль ди­рек­то­ры Алек­сей Вя­чес­лав улы Ми­ро­нов, баш­ка ига­нә­че­ләр исе­ме­нә дә күп рәх­мәт сүз­лә­ре әй­тел­де, бү­ләк­ләр би­рел­де. Ига­нә­че­ләр­не Чал­лы шә­һә­ре имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин да бү­ләк­лә­де. Шә­һәр Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­мил Мәр­ван улы Хә­ли­мов Чал­лы шә­һә­рен­дә уз­ган ел­ны ба­ла­лар са­ны 600гә ар­ту­ын, бу сан­ның ал­да­гы бер­ни­чә ел­да та­гын ка­бат­ла­на­ча­гын әйт­те, шә­һәр­нең кар­тай­ма­я­ча­гын, яңа мәк­тәп­ләр, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мә­дә­ни­ят үзәк­лә­ре, гый­ба­дәт­ха­нә­ләр ки­рәк бу­ла­ча­гын ис­кәрт­те. Ра­мил Мәр­ван улы яңа мә­чет­кә мәгъ­ри­фәт­че, дин га­ли­ме­нең исе­ме би­ре­лү­не хуп­ла­ды, аның уку­чы­лар­да зур кы­зык­сы­ну уя­та­ча­гын бил­ге­лә­де.

"Утыз Имә­ни" мә­че­те шә­һәр­нең көн­чы­гыш өле­шен­дә - яңа "Мә­лә­кәс аръ­я­гы" бис­тә­сен­дә (Аэ­род­ром ур. 20) тө­зел­де. Ул ике кат­лы за­ман­ча би­на­дан гый­ба­рәт. Мә­чет­нең бе­рен­че ка­тын­да ха­тын-кыз­лар, икен­че ка­тын­да ир­ләр зал­ла­ры, җәм­гы­се 180 на­маз уку­чы­га исәп­лә­нел­гән. Уку класс­ла­ры бар. Ягъ­ни ул га­дә­ти бис­тә мә­че­те. Уры­ны бик тә ты­ныч җир­дә - Мә­лә­кәс ел­га­сы бу­ен­да.

Мә­чет­не ачу тан­та­на­сын­да Чир­ме­шән ра­йо­ны­ның Утыз Имә­ни авы­лын­нан һәм Ле­ни­но­горск ра­йо­ны­ның Ти­мәш авы­лын­нан де­ле­га­ци­я­ләр кат­наш­ты. Чөн­ки Габд­рә­хим Утыз Имә­ни хәз­рәт­лә­ре Чир­ме­шән ра­йо­ны­ның Утыз Имән авы­лын­да ту­ган (әни­се­нең авы­лы), ә Ти­мәш авы­лын­да (әти­се авы­лы) яшәп ва­фат бул­ган, шун­да җир­лән­гән. Га­лим ятим бу­лып үсә, кеч­ке­нә­дән гый­лем­гә тар­ты­ла, Бо­ха­ра, Сә­мәр­канд мәд­рә­сә­лә­рен­дә укый, Ха­рәзм, Әф­ган­с­тан­да сә­я­хәт итә. Йөз­гә якын ди­ни һәм фән­ни хез­мә­те­нең шак­тый өле­ше га­рәп һәм фар­сы тел­лә­рен­дә языл­ган. Ул хә­зер­ге Ле­ни­но­горск ра­йо­ны­ның Са­ра­бик­кол, Ку­ак­баш авы­лы мәд­рә­сә­лә­рен­дә дә­рес­ләр дә би­рә. Тан­та­на­да шу­лай ук күр­ше-ти­рә ра­йон­нар имам-мөх­тә­сиб­лә­ре, шә­һәр имам­на­ры, күп сан­лы мө­сел­ман­нар кат­наш­ты. Яңа ачыл­ган мә­чет­тә өй­лә на­ма­зы баш­ка­рыл­ды, Коръ­ән укыл­ды, до­га­лар кы­лын­ды.

Шу­ны да әй­тик, мә­чет­кә ис­тә­лек так­та­сы да ку­ел­ган. Ан­да ош­бу гый­ба­дәт йор­ты­ның Алек­сей Вя­чес­лав улы­ның мат­ди яр­дә­ме бе­лән Ал­ла­һы ри­за­лы­гы өчен, әни­се Әл­ми­ра Фә­рә­хет­дин кы­зы­на до­га өчен тө­зе­лүе хә­бәр ите­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X