Җәмәгать тәртибен 3125 камера күзәтә
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать тәртибен 3125 камера күзәтә

Шәһәрдә «Куркынычсыз шәһәр» программасы уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә Чаллыда барлыгы 3125 видеокамера серверга тоташтырылган.

Аларның 856сы җәмәгать урыннарына урнаштырылган. Әлеге система ярдәмендә быел  183  җинаять ачылган. 896 хокук бозу очрагы булдырлмый калган. «Тагын 47 урынга 154 камера куярга планлашытырабыз. – ди Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы  Михаил Чекмарёв. – Видеокамералар бакчачылык ширкәтләре территориясенә дә куела. Шәһәр янындагы 16 ширкәттә бу җайланмалар эшли, «Алма», «Союз-Н», «Кама-2», «Бережок» ширкәтләрендә куелмаган.  Шулай ук өч ширкәттә полицияне чакыру төймәсе дә эшләми.» 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җәмәгать урыннарына өстәмә  видеокамералар кую дәвам ителәчәген әйтте.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев