Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәгълүмат чаралары: Үзизоляциядән соң психик тайлпылышлар саны артачак

Русиялеләрнең 1/5 өлеше коронавирус эпидемиясеннән соң посттравматик авырулар кичерергә мөмкин. Бу фикерне “Просто о сложном” тапшыруы алып баручысы Софико Шеварднадзега “Яндекс. Эфир”да биргән интервьюсында табиб-психотерапевт Андрей Курпатов әйтте.

Аның сүзләренчә, коронавирус эпидемиясе буенча чикләү чаралары бетерелгәч, русиялеләрне психологик сынаулар көтә. 20 проценттан да ким булмаган русиялеләрнең посттравматик халәте бозылачак дигән фикердә Курпатов. “Посттравматик авырулар проблемасы цифрлы бәйлелектән дә киңрәк, чөнки изоляция, гомумән алганда, безнең адаптация бозылуына китерә”, – дип аңлата Курпатов.

+

Үзизоляциядә кешеләр  цифрлы бәйлелек чоңгылына ныграк бата, бу сәламәт социаль бәйләнешләрне җимерә, дип исәпли белгеч. Балалар өчен мәгълүматны цифрлы рәвештә куллану тагы да начаррак дип атады ул. Психотерапевт үзизоляция режимында вакытны дөрес бүлгәләү буенча киңәшләр бирде.

Сез үзегезгә бөтенләй акча китерми торган булса да берәр эш уйлап табарга тиеш. Әмма бу эш кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт булырга  һәм сез аны рәхмәт әйтеп кабул итүләрен күрергә тиеш. Икенчедән, сезнең тормышыгыз гадәти эш көне кебек бүленгән булуы мөһим”, – дип ассызыклады Курпатов. Ул шулай ук физик нагрузка хакында да онытмаска чакырды һәм аңа да махсус вакыт бүлергә кирәк, диде.

Фото: kuzbass-today.ru / eva.ru

Чыганак "Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев