Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем әбием» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

«Шәһри Чаллы» газетасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә «Минем әбием» дигән бәйге игълан итте. 27 ноябрь – Әниләр көне – «Минем әбием» конкурсы да гүзәл хатын-кызларыбызны хөрмәтләү йөзеннән оештырылды.

Конкурста катнашырга 7 әби катнашырга теләк белдерде. 1 атна дәвамында «Шәһри Чаллы» сайтында (http://shahrichalli.ru/) әбекәйләр өчен тавыш бирү барды. Нәтиҗәдә, 217 тавыш белән Чаллыдан Рәсилә Ильясова җиңүче дип табылды. 

Рәсилә ханым Ильясова турында оныклары Ильвина, Илизә, Нурислам, Илназ, Наилә, Динә һәм Ильвар язып җибәргәннәр иде безгә. «Безнең дәү әниебез – иң ягымлысы, иң матуры. Ул дәү әни генә түгел, чын дус һәм киңәшче дә», – дигәннәр иде алар.

Җиңүчебезне чын күңелдән тәбрик итәбез! Редакция хезмәткәрләре сезнең белән элемтәгә чыгар. 

Ә калган катнашучыларыбыз бер дә күңелләрен төшермәсеннәр иде. Алга таба безнең конкурслар әле тагын булачак. Сездән бары тик актив булып калуыгыз гына сорала. Безнең белән калыгыз! 
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев