Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мисырга турлар 30 процентка арзанаерга мөмкин

Россиядән Мисырга турлар 30 процентка арзанаерга мөмкин дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе. Ассоциациядә хәбәр иткәнчә, Мисыр белән Россия арасында авиаэлемтә туктатылган вакытта, 100 доллар 6800 сум яки 1100 Мисыр фунтын тәшкил иткән. Бүгенге көндә бу сумма - 5800 сум яки 1700 Мисыр фунты. Мисырның үзендә бәяләр долларда 2015 ел...

Россиядән Мисырга турлар 30 процентка арзанаерга мөмкин дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе.

Ассоциациядә хәбәр иткәнчә, Мисыр белән Россия арасында авиаэлемтә туктатылган вакытта, 100 доллар 6800 сум яки 1100 Мисыр фунтын тәшкил иткән. Бүгенге көндә бу сумма - 5800 сум яки 1700 Мисыр фунты. Мисырның үзендә бәяләр долларда 2015 ел дәрәҗәсендә сакланып калган булса, 2017 елда сумнардагы бәяләр, ким дигәндә, 30 процентка түбәнрәк булачак. Моннан тыш Мисыр хакимиятләре Россия туроператорларына яңа программалар тәкъдим итә ала. Бу, үз чиратында, даими рейслардагы билетлар бәясен исәпкә алганда да, турпродуктка бәяне төрлечә куярга мөмкинлек бирәчәк.

http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/misyrga_turlar_30_procentka_arzanaerga_m_mkin/1-1-0-18364

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев