Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөхәммәтшин төзәтмәләрдән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, сәламәтлек саклау һәм гражданнарның социаль гарантияләренә күбрәк игътибар биреләчәк.

Сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы РФ Конституциясенә төзәтмәләр Covid-19 коронавирусы пандемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк, ә тулаем алганда илнең Төп законында үзгәрешләр россиялеләрнең социаль якланганлыгын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә шундый фикер белән уртаклашты.

"Сәламәтлек саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк. Димәк, финанслау да артачак, файдалану мөмкинлеге югарырак булачак. Кешеләрнең үз-үзен тотышы һәм дарулар эшләү йогышлы авыруларны локальләштерергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Тулаем алганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Конституциягә төзәтмәләр Россия гражданнарын социаль яклауга юнәлдерелгән. Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе - минималь хезмәт хакы турындагы нигезләмә булачак, дип ышана ул. "Мин моны шәхсән эш төркемендә дискуссияләрдән, халык белән очрашулардан соң, шулай саныйм һәм бу хакта әйтәм - төзәтмәләр, һичшиксез, беренче чиратта РФ гражданнарын социаль яклауга юнәлтелгән. Конституциягә беренче тапкыр эшләүчеләрнең хезмәт хакы МРОТ тан ким була алмый, дип яздырдылар. Хәзер бу югары закон", - дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Татарстанда үз ихтыярын белдерергә 80%ка якын кеше килгән.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев