Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге спартакиада уздырылды

Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы 10нчы мәктәп спорт мәйданчыгында мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге спартакиада үткәрелде.

Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт белән шөгыльләнергә өндәү. Әлеге спорт чарасы Комсомол районы хакимияте һәм 15нче балалар иҗат йорты тарафыннан уздырылды. 
Спартакиадада 12 команда чыгыш ясады. Катнашучылар команда эстафетасы үттеләр. Нәтиҗәдә беренче урынга 2нче гимназия укучылары лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда 64нче прогимназия белән 56нчы мәктәп яшүсмерләре калдылар.
Спартакиада җиңүчеләренә грамоталар, олы пицца һәм аттракционнарга бушлай билетлар тараттылар.  

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ярышлар